Сайты Милли Татар Яңарышына багышлана.

FAQ(часто задаваемые вопросы) об Уфимских Татарах

500 русских фамилий татарского происхождения

Уфимский Хит - парад

Европа, Tюрки, Великая Степь

Фотографии Татарских вечеров

Мечети Уфимского Края(РБ)

Татарский Сабантуй 2006

 

İmenlek. Именлек.

Именлек буенча Стәрлетамак бик криминоген, күп җинаятьчелек булган шәһәрләр исәбенә керми, ләкин бик зур кала булгач, җинаятьләре бар, әлбәттә. Гомумән алганда, Стәрле - шактый тыныч мегаполис ул.

Каладагы именлек биеклеге( Стәрлетамак районнарыбуенча):

 

"+"Именле:

 

Шушы исәбенә каланың үзәге, Көньяк-көнбатыш (Юго-Западный), күп йөри торган автострадалар(Октябрь, Ленин проспектлары, Коммунистическая(Коммунистик) урамы, Ходайбирдин урамы урыннарның күбесе)

 

"+/-" Чагыштырмача именле:

 

Шәкетау(Шахтау), Сайган ягы(Сайгановка), Иске кала, Солнечный, Пүчинкә(Выселки), Тәйвән, Михайловка

 

"-/+"Даими рәвештә именле түгел:

 

Первомайск, Строймаш, ВТС, Нефтебаза, Тимер юл вокзалы, Элеваторная(Элеватор), Черноморская(Кара Диңгез) урамнары

 

"-" Именле түгел:

 

РТС, Сода, Сәнәгать зонасы(Промзона), Дружба(Дуслык), Николаев урамнары.

 

Именлек хезмәтләре, ашыгыч ярдәм

 

Ашыгыч хәлләрдә Сезгә ашыгыч ярдәм кирәк булырга мөмкин. Стәрледә шундый ярдәм итәрлек хезмәтләре бар:

01 – янгыннан саклау (урыс телендә генә, татар һәм башкорт телләрендәге мәгълүматлар кабул ителми),

02 – милиция (урыс телендә генә, татар һәм башкорт телләрендәге мәгълүматлар кабул ителми),

03 – ашыгыч медицина ярдәме (урыс телендә генә, татар һәм башкорт телләрендәге мәгълүматлар кабул ителми),

04 – аварияле газ хезмәте (урыс телендә генә, татар һәм башкорт телләрендәге мәгълүматлар кабул ителми).

İğtibar! Игътибар! Шушы хезмәтләренә барлык аппаратлар һәм телефон элемтәсе төрләреннән(Башкортстанның барлык мобиль элемтә операторларыннан да шул исәптә) шалтыратуы бушлай-түләүсез.

 

Кайчакларда Сезгә хокукны яклау органнары, мәсәлән, Башкортстанның җәмәгать именлеге милициясе, ягыннан ярдәме кирәк булырга мөмкин. Стәрледә шушы вакыйгалар булса:

- “02” түләүсез номерына шалтыратырга була;

- йәки Башкортстан Эчке Эшләр Министрлыгының (ЭЭМ) Стәрлетамак буенча иң якын милиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

-Стәрлетамак Эчке Эшләр кала идарәсе(ЭЭКИ)нең дежур бүлеге: Ленин проспекты, 7 ( “Кызыл Гвардиячеләр - Красногвардейская” тукт. ),

-Милициянең 1 бүлеге: Карл Маркс урамы, 100 (“Почта”, “Мир(Тынычлык) урамы-улица Мира” тукталышы),

-Милициянең 2 бүлеге: Голиков урамы, 22 (“Ашкадар” кунакханәсе– Гостиница “Ашкадар” тукт.),

-Милициянең 3 бүлеге: Фестивальная(Фестиваль) урамы, 5 (”Депо-1”, ”Сода” мәдәният сарае – Дворец культуры ”Сода” тукт.),

-Милициянең 4 бүлеге: Артём урамы, 69 а ( ”Блюхер урамы-улица Блюхера”, ”Профилакторий” тукт.)

 

 

Sayt turında/Сайт турында/О сайте | Kontakt/Контакт | ©2006 Stәrle



Используются технологии uCoz