Сайты Милли Татар Яңарышына багышлана.

FAQ(часто задаваемые вопросы) об Уфимских Татарах

500 русских фамилий татарского происхождения

Уфимский Хит - парад

Европа, Tюрки, Великая Степь

Фотографии Татарских вечеров

Мечети Уфимского Края(РБ)

Татарский Сабантуй 2006

 

Transport. Транспорт.

Стәрлетамакның транспорт системасы шәһәр-ара һәм шәһәр янындагы(автовокзал, тимер юл вокзалы) бәйләнештән, шулай ук киң таралган шәһри җәмәгать транспорт(троллейбус, автобус, маршрут таксилары) челтәреннән һәм гади таксилардан тора.

Стәрлетамак автовокзалы ( “Башавтотранс” Дәүләт унитар эшханәсе(предприятиесе).

Гомуми (дөем) терминал: (Ходайбирдин урамы, ”Автовокзал”,”Ходайбирдин урамы-ул.Худайбердина” тукталышлары, касса: (3473)20-78-33).

Көньяк юнәлеше терминалы: (Ивлев урамы, “Колхоз базары-Колхозный рынок” тукталышы).

Шәһри автовокзал – Башкортстанның барлык шәһәрләре һәм район үзәкләре, халык-ара “Ufa” аэропорты һәм шулай ук Урал, Идел буе, Себер һәм Русия зур шәһәрләре белән автобус бәйләнешендә булган шактый зур транспорт үзәге ул. Автовокзал бинасында бәдрәф-туалетлары, кафетерий, гәзит сата торган киосклары, 2 көтү өчен залы бар, юнәлешләр турында мәгълүматлары (информациясе) башкорт һәм урыс телләрендә бирелә; янында транспорт һәм такси тукталышы да бар. Рейслар йөрү ешлыгы: сәгать саен, көн саен, атна саен, ай саен, таләп буенча – юнәлешләренә карап. Кешеләрне йөртә торган автотранспорт категорияләре: икекатлы евролайн, ”Нефаз”, “Мерседес”, “Икарус”, “ПАЗ” автобуслары, “Газель” микроавтобуслары. Көньяк юнәлеше терминалы автовокзалдан Салават, Ишембай калаларына һәм, шулай ук, Ишембай һәм Фёдоровка районнарының торак пунктларына арадагы тукталышы ул.

Карта(автомобиль юллары) буенча исәпләнгән аралыклары, км > юнәлеше

1 Стәрлетамак - Ишембай - 23 (...) > Көньяк

2 Стәрлетамак - Салават - 33 (31) > Көньяк

3 Стәрлетамак - Дәүләкән - 79 (100) > Төньяк-көнбатыш

4 Стәрлетамак - Мәләвез - 82 (...) > Көньяк

5 Стәрлетамак - Күмертау - 100 (107) > Көньяк

6 Стәрлетамак - Уфа - 117 (121) > Төньяк

7 Стәрлетамак - Бәләбәй - 128 (293) > Төньяк-көнбатыш

8 Стәрлетамак - Благовещен - 150 (169) > Төньяк

9 Стәрлетамак - Абдулла (Ырынбур өлкәсе) - 151 (389) > Көнбатыш

10 Стәрлетамак - Туймазы - 179 (280) > Төньяк-көнбатыш

11Стәрлетамак - Сим (Чиләбе өлкәсе) - 184 (236) > Төньяк-көнчыгыш

12 Стәрлетамак - Миньяр (Чиләбе өлкәсе) - 184 (241) > Төньяк-көнчыгыш

13 Стәрлетамак - Ырынбур - 214 (238) > Көньяк

Тимер юл вокзалы ( “Русия тимер юллары” Ачык акционерлар җәмгыяте Куйбышев тимер юлының Стәрлетамак дистанциясе).

Әгәр Сезне беркем дә каршы алмый, Стәрлетамагына килеп җитүдән соң ни эшләргә? Йөрткечтән (поездтан) төшеп, алга “Стәрлетамак” язмалы икекатлы соры төсле тимер юл вокзалы бинасына барыгыз. Шушы бинасына кергәч, сезгә баштан кассирлардан йәки юньле киенгән кешеләрдән шәһәрнең теге йәки бүтән районына ничек барып җитергә турында белешергә кирәк. Белешергә татарча йәки башкортча да була. Ләкин игътибарлы булыгыз, чөнки Стәрлетамакта яшәгән урыслар татарча да, башкортча да бүтәнләй аңламыйлар. Шуның өстенә, вокзалында бөтен язмалары гел урысча. Тимер юл вокзалы янында троллейбус, таксилар тукталышы, ә читкәрәк – башка җәмәгать транспортын гомуми(дөем) тукталышы бар. Әгәр Сез такси алырга теләсәгез, Стәрленең һәр җиргә (иң еракта булган Шәке-Тау(Шахтау) йәки “Строймаш” районнардан башка) 50-60 сумдан артык акчаны соравы булса, алдату ул, белеп торыгыз. Сатышыгыз йәки вокзалдан читкәрәк китегез һәм такси ялланыгыз.

Шәһри җәмәгать транспорты.

Троллейбуслары ( “Стәрлетамак троллейбус идарәсе” Муниципаль Унитар Эшханәсе(предприятиесе), Кочетов урамы, 26).

Стәрлетамакта ике троллейбус деполары бар(депо-1 һәм депо-2). Троллейбус челтәре – калада иң таралганнарның берсе ул. Шуңа күрә кала халкының 80-85% алар белән йөри дә.Троллейбусларында тукталышлар турында хәбәре автоинформатор дигән машинасы ярдәмендә ике телдә - башкортча вә урысча- игълан ителә. Кондукторлары пассажирларга урысча гына хезмәт күрсәтәләр. Троллейбус маршрутларының Схемасы

Автобуслары (“Башавтотранс” ДУП, Западная(Көнбатыш) урамы).

Автобус маршрутлары Стәрледә берничә генә. Шуңа күрә автобуста халыкның бары 7-10% гына гел йөри. Автобусларында тукталышлар турында хәбәре автоинформатор дигән машинасы ярдәмендә ике телдә - башкортча вә урысча- игълан ителә. Кондукторлары пассажирларга урысча гына хезмәт күрсәтәләр.

Маршрутлы таксилары һәм микроавтобуслары (“Транспортник” ҖЧҖ, Геологическая(Геология) урамы).

Стәрледә соңгы вакытларында тиз йөргән “Газель” һәм “ПАЗ” микроавтобусларыннан торган шәхси пассажирларны ташу челтәре барлыкка килгән. Ошбу транспорт төрләренең өлеше 10-11% бардыр. Шушы микроавтобусларында тукталышлар турында урыс телендә генә хәбәр итәләр һәм барлык мәгълүматлары-язмалары урысча гына.

Elemtä. Элемтә.

Башкортстан буенча Стәрлетамакка шалтыратырга ничек була:

8...сигнал...23****** – алтыбилгеле Стәрлетамактагы номер

Русия(Рәсәй)дән Стәрлетамакка шалтыратырга ничек була:

8...сигнал...3473****** – алтыбилгеле Стәрлетамактагы номер

Ауропа(Европа) Берлешмәсе һәм БДБ(Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе)-СНГ нан Стәрлетамакка шалтыратырга ничек була:

+...сигнал...7- 3473-****** – алтыбилгеле Стәрлетамактагы номер

Белешмәләр өчен телефон(Стәрледә): 24-14-70 (урысча)

Mobil elemtä. Мобиль элемтә.

~ SMS! ~

Стәрледә Башкортстанның мона шундый мобиль элемтә операторлары эшлиләр:

- «БМ-Телеком» Җаваплылыгы Чикләнгән Җәмгыяте операторы - «МТС-Поволжье» системасы, http://www.bash.mts.ru, http://www.bashkortostan.mts.ru,

- «Вымпелком-Регион» Ачык Акционерлар Җәмгыятенең Уфа филиалы операторы - «БиЛайн-Волга» системасы, http://www.ufa.beelinegsm.ru,

- «МегаФон-Башкортостан» операторы - «МегаФон-Поволжье» системасы, http://www.bashkortostan.mgsm.ru,

- «Сотовая связь Башкортостана «Сотел-Башкортостан» операторы, www.sotel.ru,

-«Смартс» операторы.

Шәһри телефон элемтәсе(Башинформсвязь).

«Башинформсвязь» дәүләт компаниясе Башкортостанда барлык телефон уңайлыкларын урыс телендә генә тәкъдим итә. Башкорт йә татар телләре кулланмыйлар бүтәнләй. Кала картофоннары каланың һәр почмакларында, мөешләрендә бар диярлек, мәсәлән, тукталыш, дәваханә, уку йорт, поликлиника, сәүдә үзәкләрендә бар алар. Шалтырату өчен 100, 120, 180 билгеле телефон карталары кирәк була.

Шәһри урнаштырылган телефон элемтәсе. Стәрледә барлык халкының 90%-нда телефон элемтәсе өендә бар. Калада мона шундый АТС(автоматик телефон станция)ләре эшлиләр:

АТС-21, Строймаш, Черняховский урамы, 14 (21-44-40)

АТС-22, Элемтә Йорты, Коммунистическая(Коммунистик) урамы, 30 (22-45-20)

АТС-23, (23-78-00)

АТС-24, Элемтә Йорты, Коммунистическая(Коммунистик) урамы, 30 (24-74-47)

АТС-25, (25-25-45)

АТС-26, ВТС, Гоголь урамы, 118 а (26-45-20)

АТС-28, Сода, Салават Юлай урамы, 13 а (28-44-22)

АТС-33, (33-31-40)

АТС-41/43, Дружба(Дуслык) урамы, 33

 

 

Sayt turında/Сайт турында/О сайте | Kontakt/Контакт | ©2006 Stәrle



Используются технологии uCoz