Сайты Милли Татар Яңарышына багышлана.

FAQ(часто задаваемые вопросы) об Уфимских Татарах

500 русских фамилий татарского происхождения

Уфимский Хит - парад

Европа, Tюрки, Великая Степь

Фотографии Татарских вечеров

Мечети Уфимского Края(РБ)

Татарский Сабантуй 2006

Tarix. Тарих.

СтәрлеТамак - Татарлар нигез салган Кала!

 

Стәрлетамак шәһәренең нигез салуы тарихы

"Стәрлетамак" исемле татар авылы турында беренче мәгълүматлары 1747 елдан бара.

Мәгълүм ки, 1766 елда слауян ил басарлары Ашкадар елгасы буенда көймәләр торыр урынын оештыруына бик күп алдан кадәр, Стәрле елгасы тамагында безнең татар каласына исем биргән күптәннән инде татар авылы булган икән. Шулай итеп, Стәрлетамак ягынны өйрәнүче Ю. Сидоренко мәкаләләре берсендә татар Стәрлетамак авылы турында 1735 елдагы Уфа иленә урыс илбасар Кириллов оештырган экспедициясе бәйләнештә хәбәр ителгән. Күптән түгел бүтән безнең туган якны өйрәнүчесе Мөдәррис-әфәнде Сафа/-ин/ Мәскәүдәге Русия Борыңгы Кәгазьләре Дәүләт архивында татар Стәрлетамак авылында кем яшәгәнең исемлеген 1762 елда үткән 3нче ревизия(халык санын алу)дә тапты. Шул исемлектә Стәрлетамак авылы халкын яшен, шуңа кадәр кайда яшәгәнең билгели(мәсәлән, шундый кеше ошбу җирдән килгән...). Татар Стәрлетамак авылы халкын яшен 1747 да 1762 елда да күрсәтүе бу татарларның монда ахыр чиктә 1747 елга кадәр яшәвен дәлилли, һичшиксез. Юкса, шушы вакытлар кагыйдәләре буенча 1747 елдагы графында(юлында) кешеләрнең яшьләре урынына кайчан килгенең язылган булыр иде("прибыл такого-то дня, месяца, лета{года} по разрешению такому-то..."). Шулай итеп, татар Стәрлетамак авылы халкын яшьләрен 1747 елда билгеләнүе - шул вакытта татар авылын булуын һәм анда кешеләрнең яшәвен аңлата.

Шулай булгач тарихи документларына таянып, 1762 елның 8 май аенда үткән 3нче урыс ревизия(халык санын алу) буенча Юрматы олысы(улус, волость) Юлдаш-бәк Котлы җирендә урнашкан татар СтәрлеТамак(борыңгы кагәзьдә нәкъ шулай язылган) авылында ошбу кешеләре яшәгән:

1. Казан губернасы Зөя өязе(уезд)нең Ишәй-морза командасын татар Танай Торай авылыннан килгән Уразай Али(яше: 1747 елда -35 яшь, 1762 елда - 50 яшь), аның хатыны Тимәй -морзаның татар Борнаш авылыннан Үлмәс Али ирдән 2 яшькә олырак булган, балалары - 10-яшьлеСәйдаш вә 8-яшьле Шәрип;

2. Казан губернасы Зөя өязе Идрис Тинәй авылында бертуган Уразай(47-62), Сәет(30-45) һәм Илмәт(25-40) Ишкә; Уразайның 2 хатыны, Сәетнең хатыны Хәнифә вә үги малае Али Атна, Илмәтнең 25 яшьтән алып 35 яшькә тиклем 4 хатыны һәм 2 кызыкай булган.

3. татар Пүчинкә авылыннан килгән Курамша Уразмәт(32-48) 55 яшьле татар Карлыман авылында туган хатыны Мөкминә Хуҗа һәм аларның өйләнмәгән 29 -яшьле Бәйрәм малае белән;

4. татар Карталы авылыннан булган Сөләт Аймәт, аның сеңеле һәм 36 яшьле сеңеленең ире Йосып Якуп ....

.......

Бу исемлектә барысы төрле яшьтәге 23 кеше(ир кеше хатын-кызлар белән) исемләнгән. Шушы кагәзьгә Илмәт Ишкәнең татар тамгасы куелган булды. Документны урысчага тәрҗемә итүче толмач Андриян Петров да кул куйган. Барыбер, борыңгы татар Стәрлетамакның бөтен халкы китергән әле исемелегенә кермәгән, әлбәттә. Шушы заманда бер халык яшәгән урыны кешеләре төрле исемлекләрендә билгеләнгән булган ич. Бу исемлегеннән башка халык санын алуда Стәрлетамакта берничә агач кисүендә эшләгән йомышлы татар гаиләләре бар. Бердән-бер бәхәсле булмаган факт гына бар - Стәрлетамак татар авылы кебек турында беренче мәгълүматлары 1747 елда барлыкка килгәннәр. Һәм шунысы әллә нинди слауян илбасарлар уйлап чыгарган имеш "тоз китереп торыр урыннары" вә "почта ямлары"на күп вакыт кадәр пәйда булган. Ошбу тарихи документы аркасында хәзер Стәрлетамакның беренче татар кешеләрнең яшьләрен һәм исемнәрен белергә мөмкин булды!

1769 елда Петербург фәннәр Акадеимясе әгъзасы Петр-Симон Паллас үзенең "Русия басып алган төрле илләре буенча сәяхәтләре"("Путешествiя по разным провинцiям Россiйского государства") исемле фәнни эшендә Стәрлетамак татар авылы турында шулай хәбәр итә: " 1769 елның 30 сентябре. .. тагын Бишказак авылы янында Агыйдел аша чыктым, һәм артта калган арбасы мине Стәрлетамак татар авылында очратты... 1769 елның 2 октябре..... Стәрлетамак авылыннан алып Уфа каласына кадәр илендә Башкортлар күп, әмма җәйге юлы Уфа Татарлары яшәгән авыллары аша үтә..." (30 сентября 1769 года.... опять переправился через Белую при деревне Бишказаке, и оставленный позади обоз застал меня в татарской деревне Стерлитамаке... 2 октября 1769 года. Хотя страна от деревни Стерлитамака до города Уфы довольно населена Башкирцами, но летняя дорога лежит через населеныя Уфимскiми татарами деревни...").

Шулай итеп, Стәрлетамак яше, 1747 елда билгеләнгән борыңгы татар авылыннан исәпләсәң, инде 2007 елда 260 ел тәшкил итәр!

 

Татар Стәрле Тамагы/"StәrleTamaq"

1917 елда урыс патшасын бушату вакытына кадәр Стәрлетамакта төгәл милли чикләре булган - Татарлар кяфер славян илбасарлары белән бергә яшәргә теләмәделәр. Хәтта урысча мырылдауы - искеткеч оятына китерә торган әйбер итеп саналган, чөнки урыслар белән аралашуы юньле ниләргә китерә алмый - урыслашу-дебилләшүенә генә китермәсә. Шуңа күрә калабыз нәкъ 2 кисәктән торган - Татар бистәсе вә христиан(урыс белән мукшы) бистәсе Дворянский урамы(хәзер Тынычлык(Мир) урамы) һәм Базар мәйданы (хәзер "Салават" кинотеатры) белән аерылып торган. Дыуарянскидан Стәрле елгасына кадәр Татарлар яшәгәннәр, Дыуарянскидан Ашкадарга тиклем - калганнары. Сайган(татар сүзе күренеп тора) татар бистәсе Стәрлетамак янында Усман тавына(хәзер "Содовик" стадионы") кадәр торган. Михайловка авылында (1960нчы елларда шәһәргә кушылган) мордва яшәгән. Косяковка авылында(Строймаш бистәсе янында) чуваш халкы яшәгән.

Татар мөселманнары. Татар мәчетләре.

Стәрлетамак татарларында 4 мәхәллә - мөселман җәмгыяте- булган. Шуңа күрә, Стәрлебездә 4 татар мәчете (3 агачтан, 1 - таштан) булган. Берсе мәчет Стәрле елгасының сул яктагы ярында урнашкан булды(әле Шәфи/ев/ урамы, 3нче йорт, 12 катлы йорты янында). Икенчесе - Мәчет урамында торган(хәзер Ходайбирде/-ин/ урамы, 46, "Ашкадар" банкы). Аның янында Кече Татар урамында мәдрәсә дә булды(бу матур бинасы әле Совет урамы, 80, ГИБДД бүлеге адресы буенча күреп була). Өченчесе мәчет Дворянский урамында Усман биналары янында торган. Хәзер бу урында 3нче урыс мәктәбе урнашкан(Тынычлык урамы, 47).

Хәзерге(эшләгән) Латыйп/ов/ (иске Бохара) урамындагы татар мәчетебез 1873 елда төзегән булган. Аның янында 2 елдагы "Нур - әл- Иман" мәдрәсәсе эшли.

Стәрлетамак татар мәчетләре муллалары(1913 елда):

- 1нче мәчетнең мөәзине М. - әфәнде Әсәдулла;

- 2нче мәчетенең хатыйбы Мөхәммәт - Закир - әфәнде Абдул - Хәбир;

- 3нче мәчетенең имамы Ширияздан - әфәнде Рәхмәтулла;

- 4нче мәчетенең имамы Мөбәрәкшә - әфәнде Кәшфетдин улы Мөхәммәт - Рәхим.

( "Справочная книга Уфимской губернии за 1913 год, Уфа, 1913, С.190-195" китабы буенча).

Әлегә Стәрлетамактаяңа "Нур -әл- Иман" татар мәчете Базар янында төзелә бара.

Стәрлетамак татар мәдәнияте.

Татар Театры.

Беренче Стәрлетамак Татар театры "Мираж" электр кинотеатры сәхнәсендә чыгышларын ясый. Уфа илендә беренче татар театрын оештыручысы - Уфа "Усмания" мәдрәсәдә укыган укытучы Гыйләҗ Гомәрски (Миңнебай/-ев/). Бу татар укытучысы Стәрлетамакта беренче Галиәсгар Камалның "Мескен кияү" спектаклен куя. Төп рольләрдә Сара-ханым (Зөһрә Әблаиаз/ова/, вак сәүдәгәр кызы) уйнаган булды.

Тәнәфестә тамашага килгәннәргә "Ашкадар" оркестры уйнаган һәм тәмле әйберләр сатылган. 1920-21нчы елларда Стәрлетамак татар театры өчен Хәбибулла Ибраһим "Башмагым" спектаклен язган. Һәм аны 1922 елның март аенда беренче тапкыр Стәрле сәхнәдә куялар да.

Татар нәшрияте(типография).

1906 елда шәһәребездә китаплар тарату һәм бастыру максатында татар "Каләм" ширкәте оештырыла. 1910 елда Стәрлетамакта Базар мәйданында(Олы Заводский - Мәчет урамнары почмагында) Татар "Нур" нәшрияте барлыкка килә. Аның директоры Сәйфи - әфәнде Фәйзи була. Бу татар нәшриятендә татарча чыккан китаплары: Галимҗан Ибраһим "Татар хатынының язмышы", Сафуан Якшыгол "Башкорт вакыйгалары", Зия Ярмики "Күрсәтермен!", Зия Үлмәти "Башкорт кәвем җырлары вә бәетләре" һ.б.

Татар сәүдәгәрләре.

1795 елда Стәрледә 4 татар сәүдәгәр гаиләсе теркәлгән (Хисаметдин, Каргалы, Балыклыкүл авыллары һәм Сәет бистәсеннән) 1796 елда тагын 2 татар сәүдәгәр гаиләсе Сәет бистәсе вә Бәләбәйдән килгәннәр. 19 гасыр уртасында( 1850нчы еллары) Стәрлетамакта 116 сәүдәгәр гаиләсе яшәгән һәм шул исәптә 62 татар гаилә(53,4%).

Стәрлетамкның иң зур сәдәгәрләре Усман/ов/, Үтәмеш/ев/, Баязит/ов/, Габит/ов/, Кайгол/ов/лар булганнар. Аларның зур фабрика-заводлары булган. Татар сәүдәгәләре күп акчаларын үз мөселман кардәшләренә хәйрия ярдәм максатында тараткан, татар мәдәниятен күтәргән, мәчетләрен төзегәннәр. Мәсәлән, Усман йортына 1898 елда нигез салынган һәм 1914 елда тәзелеш эшләре бетергән булган(хәзер бу бинасында "Дружба" тегү фабрикасы эшли, Тынычлык урамы, 53). Бу йортның 1 кат (этаж)да - Кызыл мануфактура эшләгән, 2 катта - кунакханә булган. Усман сабын кайнату заводы урынында - "Содовик" стадионы урнашкан. 1917 елда тәзелеп беткән Баязит йортында( Ходайбирде/-ин/ урамы, 18) хәзер урыс драма театры урнаштырылган. Ә Баязит кибетендә(Комсомол урамы, 45) бүгенге көндә "Фантазия" фотосалоны эшли. Үтәмеш йортында(Ходайбирде/-ин/ урамы, 23) әле автомәктәбе эшләп тора.

Татар Стәрлетамак урамнары.

Татар Стәрлетамак урамнарны турында беренче дөрес хәбәрләре 1858 елда картограф-әфәнде Эгерц төзегән кала картасында нигезләнгән. Стәрлетамакта тагын 20-30нчы вә 50-60нчы елларында күп нинди урамнарын исемнәрен алмаштыруы булган.

Бакча(Садовая)

Богдан Хмельницкий: Зират тыкрыгы(1858 елдагы карта буенча) > Верхнеуральский урамы (1890-1920еллар) > Уральский урамы(1920-1954еллар) > Богдан Хмельницкий урамы(1954 елдан башлап)

Латыйп/ов/: Иске урам (1858 елдагы карта буенча) > Иске Татар урамы > Бохара урамы(1890 ел) > Лотфулла Латыйп/ов/ урамы

Гафури: Яңавыл урамы > Яңавыл Татар урамы >Мәҗит Гафури урамы(1935 елдан башлап)

Карл Маркс: Олы Заводский урамы(1858 ел) > Үзәк урам( февраль 1917-1918 еллар) > Карл Маркс урамы(с 1918г.)

Комсомольская(Комсомол): Чиркәү урамы(1858 ел) > Базар урамы ( 1917 елдан Базарны 1930нчы елларда күчүенә кадәр) > Пролетарский урамы(1948 елга кадәр) > Комсомольский урамы( 1948 елдан комсомолның 30-еллылыгы уңаеннан)

Коммунарлар: Ярминкә урамы("Каучук/ФизкультАкадемия" стадионы - иске Ярминкә мәйданы булган) > Коммунарлар урамы

Кутузов: Төрмә тыкрыгы(1858 ел) > Төрмә урамы(1890 - 1924 еллар) > Азатлык урамы(1924 -1946 еллар) > Кутузов (Котдус/ов/) урамы(1946 елдан башлап)

Мир(Тынычлык): Дворянский урамы (1858 ел) > Гражданский урамы(февраль 1917 - 1920нчы еллар) > Советский урамы (1920нчы еллар - 1937еллар) > Тынычлык урамы (1959 елдан)

Ногъман/ов/: Шәһәрдән чыгу урамы(1858 ел) > Бүлнис урамы(вакытлы исеме) > Шәһәрдән чыгу урамы > Ногъман/ов/ урамы (1964 елдан)

Пантелькин: Нагорный урамы > Пантелькин урамы (1967 елдан)

Пушкин: Красногородский урамы > Пушкин урамы

Ивлев: Печән урамы > Ивлев урамы(1966 елдан)

Садовая(Бакча): Соборный тыкрыгы(1858 ел) > Парковый урамы > Садовый (Бакча) урамы

Сакко һәм Ванцетти: Быковский тыкрыгы (1858 ел) > Миллионный урамы(1900ел) >Сакко һәм Ванцетти урамы

Советская(Совет): Кече Татар урамы(1858 ел) > Советский(Совет) урамы (1920нчы еллар)

Тынычлык(Мир)

Халтурин: Новый(урыс) урамы > Ашкадар урамы (1858 ел) + Кече Заводский урамы(Стәрледән алып Шәһәрдән чыгу/Ногъман/ов/ урамына кадәр) > Степан Халтурин урамы(1920нчы еллардан)

Ходайбирде/-ин/: Шафран юлы > Мәчет тыкрыгы(1858 ел) > Мәчет урамы(1890 ел) > Ходайбирде/-ин/ урамы(1925 елдан)

Шәфи/ев/ урамы: Кырым урамы(1914 ел) > Шәфи/ев/ урамы

7 Ноябрь: Олы Татар урамы(1858 ел) + Ливәшәү урамы(1858 ел) > 7 Ноябрь урамы( 1920нчы еллардан)

Атаклы Татар якташларыбыз!

Мәҗит - әфәнде Гафури - тулысынча Габдулмәҗит Нургани улы Гафур (20 июль 1880 ел - 28 октябрь 1934 ел)

Мәҗит Гафури - атаклы татар язучысы һәм драматургы - Уфа губернасы Стәрлетамак өязенең Зилим татар авылында туып үскән (бүгенге көндә БРның Гафури районы). 1898-1905 елларда уфа татары Мәҗит - әфәнде Ырынбур губернасы Троицк каласының "Вазифия" мәдрәсәсендә белем ала. 1905-06 елларда татар егете Мәҗит тагын татар башкаласында -Казаныбызда укый. Шуннан соң 1906-09 елларда Уфа "Галия" мәдрәсәсендә шәкерт булып йөри(хәзер Уфаның 15нче урыс мәктәбе). Соңнан 1909-28 елларда төрле татар гәзит-журналларда эшләп йөри иде, татар милләтен кяфер урыслардан саклану буенча актив сәяси эшчәнлеген алып барган. Аның бөтен әсәрләре татар телнедә - төркичә язылган. 1934 елдагы Мәҗит Гафуринең сәер үлеменнән соң Стәрледәге Яңавыл Татар урамы аның исемен йөртә башлаган.

Галимҗан - әфәнде Ибраһим - тулысынча Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһим (1887-1938)

Татар шигъриятен вә драматургиясен кояшы - уфа татары Галимҗан Ибраһим Уфа губернасы Стәрлетамак өязенең Солтанморат татар авылында мулла гаиләсендә туган(бүгенге көндә БРның Авыргазы районы). 1898 - 1905 елларда уфа татары Галимҗан - әфәнде Ырынбур "Хөсәиния" татар мәдрәсәсендә укыгач андагы укуларын җайлаштыруы юлы белән кызыксынган. 1906 - 08 елларда кайнар татар егете үз теләге буенча Уфа "Галия" татар мәдрәсәсенә укырга керә, әмма аны кызыксынганың тапмыйча Казакстанга барып казак балаларына татар телен вә язуын укыта. Ошбу вакытында ул яза башлый да. Үзенең иртә әсәрләрендә дә яшь Галимҗан татар милләтенең проблемнарын агарта, урыс тәртипләренә каршы чыгып төрки халыкларын, шул исәптә, татарларның яңарыш юлларын эзли. 1909 елда Галимҗан - әфәнде Казан университетында керергә омтыла, ләкин Урыс Империясенә белемле "басурман"нар кирәк түгел. Шушы сәбәбе буенча анарга укырга рөхсәт итмиләр дә. 1912 елда Ибраһим үзенең беренче зур "Яшь йөрәкләр" дип исемләнгән әсәрен бастырып чыга. 1913 елда Галимҗан Ибраһим мөселман студентлары ярдәмендә Кийиү(Киев) университетына керә, ләкин 17 апрель аенда аны 2 айга төрмәгә ябылалар. Һәм Русиядәге Февраль фетнәсенә кадәр ул Империя полициясе контроле астында йөри. 1915 елда Галимҗан татар Уфасына кайта да "Галия" татар мәдрәсәсенең мөгаллиме була. Аның алып бару аркасында мәдрәсәсендә махсус дәресләрен - татар теле - төрки - белән татар тарихи укытуы җайланган. Русиядә Февраль фетнәсе булгач Галимҗан Сәйфи-әфәнде Фәйзи белән "Ирек" татар гәзитен бастыралар, ә 1917 елның сентябрьдән башлап ул "Безнең юл" татар гәзитенең мөхәррире булып эшли. 1918 елның гыйнварында Ибраһим Оештыру Мәҗлесе(Учредительного собрание) депутаты булып Русиягә бара. Анда ул Үзәк мөселман комиссариатының рәисе урынбасары булып эшли дә социалистлар белән хезмәттәшлек итә. Галимҗан Ибраһимнең иң атаклы әсәрләре "Безнең көннәр", "Кызыл чәчәкәләре бәете", "Татар хатының язмышы", "Дала кызы" һ.б. санала. Большевиклар белән буталып йөрүдән соң Галимҗан - әфәнде яман чире белән авырып китә да үлә. Татар милләтенең атаклы улларыннан берсе булган Галимҗан Ибраһим истәлегенә Стәрлетамакның бер урамы аның исемен йөртә.

Мөхәммшт - Сәлим - әфәнде Ишмөхәммәт улы Өметбай -(1841 - 1907) - уфа татары, 1841 елда Уфа губернасы Йомран - табын йортының(хәзер - БРның Кырмыскалы районы) татар Ибраһим авылында кантон башлыгы гаиләсендә туган. Башлангыч белемене Мөхәммәт - Сәлим туган татар авылнда алган, ләкин 1852 елда Ырынбур хәрби корпусына укырга керә. Анда ул татар төрки телен, гарәп, фарсы вә франсуз телләрен өйрәнә, тагын да үзенең укытучысы Мирсалих Бикчурага багышланган шигырен яза. 1869 елда туган авылына кайтудан соң аны төмән(ыстаршина) итеп сайлап куялар. 1879 елда аны Стәрлетамак татар мәдрәсәсенә укыту эшләренә чакыралар. 4 ел буе Өметбай татар балаларына математика(хисап), чит телләре вә татар-төрки әдәбиятын өйрәтә. Уфага күчкәннән соң атаклы шәхесләре - Ризаэтдин - әфәнде Фәхретдин, Акмулла һ.б. белән аралаша, үзенең "Татар грамматикасы кыскача курсы" дигән эш әсәрен бастыра. 1887-1889 елларда Өметбай кырым татарларына күчә дә "Бакчасарай фонтаны" дигән А. - әфәнде Пушкин язган әсәрен татарчага тәрҗемә итә. Күренекле татар әдәбиятчысы 107 елда үзенең туган татар Ибраһим авылында үлә. 1991 елда уфа татарлары ярдәмендә атаклы татар агартучы туган татар авылында аның музей йорты да аның исемле премиясе булдырыла.

Шаһит - әфәнде Әхмәт улы Ходайбирде (1896 - 1924)

Уфа татары Шаһит - әфәнде бәләкәй генә Песәнче дигән татар авылында 1896 елның 9 октябрьдә туган. Татарча язырга анарга яшьтән үк Хаҗи-Әхмәт Рәми укытты. Ләкин кайгы хәсрәтләр сәбәпле баштан аның әтисе Әхмәт-әфәнде, ә соңнан әнисе Ямилә-ханым үлә дә. Ятим калган татар балага күп нинди кыенлыклары аша үтәргә туры килә: укытучы ярдәмчесе, гади эшче, йон юучысы, урам сиберүчесе булган ул. 1917 елда Урыс Империясе Алмания(Германия) белән сугышы вакытында яраланып Уфага кайта Шаһит вә быелның май аенда Уфа салдат мөселман Шурасын оештыра да "Салдат теләге" гәзит бастыра башлый. Большевиклар фетнәсеннән соң Шаһит - әфәнде Ходайбирде Уфа губернасы комитетында катнаша башлый. 1918 елның 7 марттан башлап Шаһит - әфәнде Уфа губернасы милләтләр эшләре буенча комиссарының урынбасары булып эшли. Граҗдан сугышы вакытында Шаһитына большевикларбелән хәзмәттәшлек итәргә туры килә. Шуннан соң ул ревматизм һәм бөер туберкулёзы белән бергә авырып китә. Татар милләтенең мәнфәгатьләрен яклап ул БашҮзәк Башкарма Комитеты Президиумы рәисе, игенчелек наркомы урынбасары, ә үлемгә кадәр - эчке эшләр наркоматы башлыгы булып эшли. Уфа татары, кайнар егете Шаһит Ходайбирде Уфа якларының иң атаклы кешеләрдән берсе булган да. Аның белән күп нинди татар язучылары вә мәдәният эшлеклеләре киңәшләшкәннәр. "Безнең Шаһитебез!" - дип аны гади татар халкы, якташлар йөртә иде. 1924 елның ноябрендә Русиядә, Мәскәүдә киңәшмәдә катнашканда Шаһитнең кинәт кенә чире үзенең турында белдерә башлаган. Шуның өчен аны Мәскәү дәваханәгә салганнар. Ашыгыч оперцияне ясарга кирәк иде, ләкин урыс табиблары большевиклар хөкүмәтеннән күрсәтмәләрен көткән. 1924 елның 21 декабрьдә татар Уфасына Русиядән кайгы телеграмма килгән - ул Шаһит - әфәнде Ходайбирде үлеме турында хәбәр ителгән дә. Ләкин татар хәтерендә аның исеме тере - Стәрлетамакның үзәк урамнардан берсе Ходайбирде исемен йөртә.

Дәйлегәй - әфәнде Сырай улы Ногъман/ов/ (1922-1944) - Стәрлетамакта туган уфа татары, үлгәннән соң Икенче Дөньяви Сугышы вакытында СССРның Герое булган. Аның исемен хәзер иске Шәһәрдән чыгу урамы йөртә. Бу татар танкчы егетенең бюсты Җуков исемендәге скверында(ДК СК янында скверында) урнашкан.

Хәсән - әфәнде Бадигәй улы Әхтәм/ов/ - Стәрлетамакта туган уфа татары, үлгәннән соң Икенче Дөньяви Сугышы вакытында СССРның Герое булган.

Имай-әфәнде Насыри - уфа татары, прозаик, 1910-14 елларында Стәрлетамак мәдрәсәсендә укыган, 1921-22 елларда Стәрлетамак шәһри милициядә эшли. Стәрлетамак турында үзенең "Күдәй" романында яза. Аның исемен Стәрлетакта 1971 елдан башлап бер урам йөртә.

Лотфулла-әфәнде Сәйфулла улы Латыйп/ов/ - Стәрлетамакта туган уфа татары, Стәрлетамак Мөслими эшчеләр комитеты, Совнаркомның әгъзасы, эчке эшләр комиссары, Граҗдан сугышы вакытында кяфер-урыс үзара сугышканда 28 яшендә урыс большевик вә социалистлары белән буталып йөрүе өчен үтерелгән булды Аның исемен хәзер Бохара(Иске Татар) урамы йөртә.

Гобәйдулла - әфәнде Рәхмәтулла улы Әбдрәшит/ов/ - Стәрлетамакта туган уфа татары, укытучы, Стәрлетамак өязе(уезд) комитеты, ревкомның әгъзасы, мәгариф комиссары, Граҗдан сугышы вакытында кяфер-урыс үзара сугышканда урамда бер-берсенне атуында үтерелә. Аның исемен татар Стәрлетамакта Стәрле яр буенда үткән урамы хәзер йөртә.

Әзилгәрәй/-ев/ - Стәрлетамакта туган уфа татары, Граҗдан сугышы ваытында урыс большевиклар белән буталып йөрү аркасында үтерелә. Әзилгәрәй исемен Стәрледә ул кайда туган булган урамы йөртә(Пүчинкә(Выселки) бистәсе).

Стәрлетамак тарихы хроникасы(милади календаре буенча).

1747 - "СтәрлеТамак татар авылы" турында Русия Империясендәге 3нче ревизия(халык исәбен алу)дә беренче мәгълүматлары күзәтелә ( Русия Дәүләт Борыңгы кәгазьләре архивы документлары буенча).

1762 - Стәрлетамак татар авылын халкы 1762 елдагы БөтенРусия ревизия(халык исәбен алу)дә исемләнгән. Урындагы татар халкын иң төп - сәүдә, бүрәнә агызу һәм игечелек эшләре булган. 1766 - Стәрлетамак татар авылыннан ерак түгел Сембердән килгән урыс сәүдәгәре С. - әфәнде Тәтеш/ев/ Ашкадар буенда көймәләр торыр урыны төзи башлый, шуның белән бу урындагы ресурсларын бетерүе башлана 1769 - Петербург фәннәр Акадеимясе әгъзасы Петр-Симон Паллас үзенең "Русия басып алган төрле илләре буенча сәяхәтләре"("Путешествiя по разным провинцiям Россiйского государства") исемле фәнни эшендә Стәрлетамак татар авылы турында шулай хәбәр итә: " 30 сентября 1769 года. .. опять переправился через Белую при деревне Бишказаке, и оставленный позади обоз застал меня в татарской деревне Стерлитамаке... 2 октября 1769 года. Хотя страна от деревни Стерлитамака до города Уфы довольно населена Башкирцами, но летняя дорога лежит через населеныя Уфимскiми татарами деревни..."

1770 - Ашкадар буе тоз ташыган көймәләр торыр урыны Ашкадар елгасының тоз ташуына яраклы булмау сәбәпле ябыла. Читтән килгән кяфер урыслары Русиягә кайту урынына тирә-яктагы урманнарын кисә башлыйлар һәм төрле әйберләрен белән берлектә Агыйдел елгасы буе агызалар; тирә-яктагы урманнарын шуның белән кисеп бетерүе башлана

1773, сентябрь - Стәрлетамак татар авылы - мишәр - башкорт(татар) гаскәрләренең җыен урыны. Сугышчылар төркеме белән Стәрлетамакка Салават Юлай килә һәм шуннан соң Ырынбурга барганда урыс хакимиятенә каршы баш күтәрүчеләрен ягын кабул итә.

1774 - Крәстиян сугышы вакытында Стәрлетамак татар каласы баш күтәрүчеләре кулларына элегә, берничә тапкыр янгын күрә.

1781 - алман(немец) патша кызы вә урыс патшасы Екатерина II Уфа Илендә алып барган хакимият реформасы аркасында татар Стәрлетамагына өяз(уезд) каласы статусын бирә. Шулай итеп татар Стәрлетамак торак каласы урыс Ашкадар буе көймәләр торыр урыны белән берләштерелә.

1782 - Санкт-Петербургта(Урыс империясе) Стәрлетамакның геральдика гербы Уфа гербына нигезләнеп рәсмилләштерелә

1785 - Стәрлетамакның квартал(чирек)ларга бүленелгән шәһри планы барлыкка килә

1795 - яңа агачтан ясаган татар мәчете төзелгән булган

1796 - Стәрлетамак каласында 6 татар сәүдәгәр гаилә яши

1810 - янгын Ашкадар буе көймәләр торыр урынын бетерә дә шуннан соң торыр урыны Самарга күчерелә

1824 - таштан ясалган шәһри төрмә төзелгән булган

1826 - калада беренче ташатн ясалган дини гыйбадәтханәсе тәзелгән - ул да Шафран юлында торган Зур таш мәчете. Шуңа күрә, Шафран юлы Мәчет тыкрыгына әйләнә. Мәчет янында татар мәктәбе оештырыла.

1834 - Стәрлетамакта 72 татар һөнәри эшчеләр гаиләсе исәпләнә

1850 - Стәрлетамакта сәүдәгәрләрнең яртыдан артык - татарлары (62 ихата 116-дән, ягъни 53,4%)

1851 - шәһри Ратуша ачылган (элегрәк - 7 полисия, 6 янгын сүндерү, 4 квартал(чирек) кешеләре, кала башы(городничий); хәзер - бургомистр, 2 ратман, сәркатип, 4 кәнселәрия эшчесе)

1852 - Стәрлетамак - 2 вә 5нче мишәр һәм 7нче башкорт кантоннарын татар гаскәрләре үзәге

1858 - картограф Эгерц - әфәнде ярдәме белән Стәрлетамакның яңа планы төзелгән. Стәрлетамакның иң төп ураманары - Олы Татар, Кече Татар, Иске Татар, Мәчет, Дыуарянски һәм Олы Заводский урамнары икән.

1858 - Стәрлетамакка Уфадан "Су анасы"("Русалка") исемле бу-йөрткече килгән

1860 - Стәрлетамакның татар халкын саны 2.144 тәшкил иткән

1870 - шәһри Дума(Диван) белән Управа(Башкарма) ачылган

1873 - Бохара урамында(хәзер - Латыйп/ов/ урамы, 47) татар мәчете төзелгән, ул әле дә эшләп бара

1876 - Стәрлетамакта шәһәр табибы булып татар кешесе Мөхәммәт-Сафа - әфәнде Йосып эшли

1879 -Стәрлетамак татар мәдрәсәсендә атаклы татар агартучысы вә шагыйре Мөхәммәт-Салим - әфәнде Өметбай укыта

1887 - Мәчет урамында урнашкан(хәзерге Ходайбирде/-ин/ урамы, 23) Үтәмеш Йортын төзү эшләре башланган

1892 - Стәрлетамакта тагын фотография салоны ачылган

1897 - Стәрлетамакның татар халкын саны үткән 30 ел эчендә 2 мәртәбәгә үскән дә 5.053 кеше тәшкил иткән

1898 - Дыуарянски урамында(хәзер - Тынычлык урамы) урнашкан Усман Йортын нигезе салынган

1905 - шәһәрдә эшчеләрнең урамга чыгу вә митинглары үткәрелә

1906 - "Мираж" исемле электр кинотеатры ачыла(телсез кино)

1906 - татар "Кәлам" китап тарату ширкәте оештырылган

1908 - урыс бистәсеннән башланган зур янгыны Стәрлетамакның күп нинди агачтан ясалган йортларын юкка чыга

1910 - ваба(холера) эпидемиясе

1910 - 1914 - Стәрлетамак татар мәдрәсәсендә атаклы татар язучысы Имай-әфәнде Насыри укый

1911 - Стәрлетамак татар мәдрәсәсе Идел-Уралда иң яхшы мөселман уку биналарыннан берсе

1912 - Стәрлетамакта Кырым урамында(әле - Шәфи/ев/ урамы, 3) урнашкан 4нче татар мәчете эшли башлаган

1913 - инженер Корсак - әфәнде проекты буенча 140 мең сумлык Стәрлетамак шәһри дума(диван) бинасының нигезе салынган(1914 елда төзелгән)

1914 - урыс салдатлары күптән түгел төзелгән Усман Йортын, Базарның сәүдә кибетләрен һәм шәрап саклау урынын тар-мар итткәннәр

1916 - Стәрлетамакта 2-сыйныфлы ирләр өчен татар һөнәри мәктәбе(5 еллык уку) һәм татар хатын-кызлар өчен һөнәри мәктәбе(3 еллык уку) эшлиләр

1917, март - Стәрлетамак Шура(Совет) хакимиятен кабул итә, Салдат вә эшче депутатлары Шурасы(Совет солдатских и рабочих депутатов) оештырыла(башлыгы - А. - әфәнде А. Николаев, финанс(малия) комиссары - С. - әфәнде Фәйзулла/-ин/, мәгариф комиссары - Г. - әфәнде Әбдрәшит/ов/, эчке эшләр комиссары - Л. - әфәнде Латыйп/ов/)

1917, октябрь - Стәрлетамак большевиклар хакимиятен кабул итә, өяз революцион комитеты(уездный революционный комитет - ревком) оештырыла (башлыгы - П. - әфәнде П. Шепелюк, соңрак В. - әфәнде Я. Прозоровский), кала сәүдәгәрләренә контрибуция( большевикларга акча түләү) салынган, милекне национализацияләү(большевикларга бушлай бирү) башлана

1918, март - Татар - Башкорт Шурави Республикасы(Татаро-Башкирская Советская Республика)( "Идел-Урал" Штаты) оештырыла. Уфада оештыру Шурасы(Советы) үткәрелергә тиеш(Граждан сугышы аркасында кичектерелгән)

1918, июнь - Стәрлетамак аклар гвардиясе(Колчак адмиралы вә "Комитет членов Учредительного собрания(Комуч)") хакимиятен кабул итә, барлык ревком Уфа трактының 5 км'да атып үтерелә

1918, декабрь - Стәрлетамак кызыллар гвардиясе хакимиятен кабул итә, массакүләм репрессияләре(атып үтерелүләре) башлана

1919, апрель - Стәрлетамак аклар гвардиясе хакимиятен кабул итә

1919, май - Стәрлетамак кызыллар гвардиясе хакимиятен кабул итә

1919, август-1922, июнь - Уфа губернасының Стәрлетамак шәһәре - шул ук Бәләкәй Башкордистан(Автономияле Башкорт Шурави(Совет) Республикасы). Башкорт Хөкүмәте һәм Стәрлетамак өяз Шурасы(Советы) арасындагы каршылыклар көчәйтелә. Стәрлетамакта Уфа белән Башкорт дәүләт органнарының ике-хакимиятлелеге башлана.

1919, ноябрь - Iнче Бәләкәй Башкордистанның большевиклар(РКП(б) конференциясе

1919, декабрь - Башкорт сператистлары аерым Башкорт Шурави Республикасы оештыру аркасында Татар - Башкорт Республикасы оештыру турындагы декреты юка чыга. Шуннан соң аерым Татар Республикасы - Татарстан оештырыла. Уфа губернасы ( Стәрлетамак шул исәптә) бәхәсле территория булып кала һәм урындагы референдумнар буенча бүленелергә тиеш иде

1919, декабрь - Стәрлетамак татар драма театрына "башкорт" статусы бирелә. Башкорт сөйләшендәге язуларын булдыруына кадәр бөтен спектакльләре татарча үткәрелә

1920, июль - Iнче Бәләкәй Башкордистан Шуралар(Советлар) җыены

1921, июль - IIнче Бәләкәй Башкордистан Шуралар(Советлар) җыены

1922, март - Стәрлетамак татар театры сәхнәсендә Хәбибулла - әфәнде Ибрһим язган "Башмагым" музыкаль комедия беренче тапкыр куела

1922, 14 июнь - Уфа губернасы бетерелә һәм аның территориясенең зурлыгы, шул исәптә Стәрлетамак өязе, Бәләкәй Башкордистанга кушыла(Башкорт Шурави(Совет) Республикасы - БШР). БШРның башкаласы Стәрлетамактан Уфага күчерелә. Бәләкәй Башкордистан Хөкүмәте Уфага күчә. БШРга кушылу турында урындагы референдумнары үткәрелми.

1922, 10 декабрь - Стәрлетамакта электриялелек барлыкка килә

1923 - хезмәт кануннары буенча һәм Башоблсовпроф ризалыгы белән БАССРда Ураза - бәйрәм, Корбан - бәйрәм вә Мәүлид - бәйрәмнәрен - ял көннәре дип игълан итәләр

1924 - "Фәрман" аэропланы өчен утыру мәйданчыгы ясалган("фәрман" - татарчадан "боерык, күрсәтмә"). "Уфа-Стәрлетамак-Уфа" авиарейсы ачыла

1925 - БАССРда татарларда шәригать вә гадәткә нигезләнгән мөселман мәхкәмәсе(суды) тыелган. Шул вакыттан бөтен мәхкәмәләре(судлары) Русия - РСФСР кануннарына буйсына.

1926 - БАССРның ЦИК һәм СНК "башкорт дәүләт теле" сүзләренә карап "урындагы татар теле"н уйларга.

1927 - Стәрлетамакның татар халкын саны 7.140 кеше тәшкил иткән

1930 - Стәрлетамак яңа оештырылган Стәрлетамак районының үзәге булган

1931 - Стәрлетамак якларында татар Ишембай авылы янында акмай(нефть) чыга торган урынны куллана башладылар

1932 - Стәрлетамакта радиотапшыруы башланган

1934 - "Уфа - Стәрлетамак - Ишембай"(177 км) тимер юлытөзелгән

1936 - шәһәрдә тавышлы кинематографын барлыкка килүе

1941, ноябрь - Стәрлетамакка Украинадан Одесса станок төзү заводы һәм Азәрбайҗаннан Баку "Красный пролетарий" нефть - ремонтлау заводы күчерелгәннәр

1941, декабрь - Икенче Дөньяви сугышы дип сәбәп табып Русиядән Стәрлетамакка 6 мең иммигрант күчеп килде

1942 - татар танкчы Дәйлегәй - әфәнде Ногъман/ов/ үзенең атаклы батырлыкны итә; үз Туган Иленең Азатлыгы һәм большевиклар каршы сугышу өчен Алмания(Германия)дә"Идел-Урал" мөселман(татар-башкорт) легионы оештырыла. Бу легионның үз флагы һәм тамгасы булдырыла.

1943, декабрь - Шәкетау тар-мар итү өчен төзелгән Стәрлетамак сода заводы эшли башлады

1945 - Икенче Дөньяви сугышы беткәннән соң урыс өлкәләрдән сәбәп табып күчеп килгәннәрнең күбесе өйгә кайтудан баш тартты

1946 - читтән килгән урыс басып алучылары ярдәмендә Баязит Йортында урыс драма театры ачыла

1955 - ШәкеТауның өчтән бер өлешен юкка чыгарып Стәрлетамак сода заводы 1 млн. тонн сода җитештергән

1957 - Стәрлетамак ТЭЦы эшли башлаган

1958 - Синтетик кaучук(СК) заводын һәм сода-цемент комбинатын төзү дип сәбәп табып Стәрлетамак Бөтен СССР комсомол төзелеше игълан ителгән булган. Шуның аркасында татар Стәрлетамагыбызга маҗара белән яңа сизүләр үз өстенә эзләп эш көче булып Русия, Белорусия, Украина һ.б. дан меңнәрләп надан комсомолчылар күчеп киләләр. Шулай итеп Стәрлетамакта ашамлык та кием-салым да торак урыннарын-йортларын төп халкына да җитми башлый.

1960 - урыс өлкәләрдән иммигрантлар күчеп килер өчен Стәрлетамакта 2-заллы "Салават" кинотеатры төзелә

1961 - тролейбуслар йөрү өчен юлы эшли башлады. Троллейбус хәрәкәте вакытында барлык язмалар вә игъланнары урыс телендә генә бирелә. Шушы хәл каты рәвештә үткәрелгән урыслаштыруы турында сөйли.

1963 - интернационализм һәм "халыклар дуслыгы" дигән булып шәһәрдә яшәгән татарларның бөтен тормыш якларын, берсен дә калдырмыйча, урыслаштыру башлана Массакүләм төп(татар) халкының аңында аңлашылган туган телдән шәхси вә җәмәгати яшәештә баш тартырга чакыралар. Урындагы(милли) телләрнең кулланышын ясалма рәвештә тараю сәясәте үткәрелә.

1964 - Стәрлетамакта бөтен татар мәктәпләре ябыла. Татар укучылары аңлаешлы туган телендә укырга хокугыннан мәхрүм ителгән булган. Өстәмә аларны урыс мәктәпләренә күчереп чит(урыс) телендә укырга мәҗбүрлиләр.

1966 - "Искра" урыс исемле кинотеатр төзелгән

1967 - Икенче Дөньяви сугышында һәлак булган Стәрлетамактагы җәүгир(гаскәр)ләре истәлегенә "Мәңгелек ут" һәйкәле ачылган (урыс скульпторы М. - әфәнде Шабалтин юри славян кыяфәтле салдатны сурәтләнгән)

1972 - Сода - цемент комбинатының тоз суы булдыру цехында вакытыннан алдан 10 млн. кубометр тоз суы булдырылган. Шул сәбәптә Шәкетауның җир өсте өлеше бүтенләй юкка чыкты, тауның исе дә калмаган.

1973 - Латыйп/ов/ (искечә - Бохара) урамы, 47нче йорт адресы буенча урнашкан татар мәчетенә 100 ел тула

1981 - Мәсәкү(Русия)дән килгән боерыгы буенча бүтенләй кирәк булмаган күн-аяк киеме комбинатын төзүе башалана

1982 - Югары төгәллекле станоклар(ВТС) заводы төзелгән

1991 - татар гимназиясен ачу планлаштырыла

1992 - мэр җитәкләгән шәһәр Хакимияте оештырыла

1993 - БРның дәүләт Суверенитеты(мөстәкыйльлеге) турында Декларация игълан ителә. Шул вакыттан башлап Стәрлетамак - БРның республикага буйсындырган үз идарә итүче шәһәре була.

2001 - Стәрлетамакта 10 ел үткәч урыс телендә укытылган татар гимназиясе эшли башлаган

2002 - Стәрлетамакта бердән-бер шәһри(җәмәгати) "Мәйдан" татар гәзите ябыла

2003 - Латыйп/ов/ (искечә - Бохара) урамы, 47нче йорт адресы буенча урнашкан татар мәчетенә 130 ел тула

2004 - БөтенРусия халык исәбен алуы нәтиҗәләре буенча Стәрлетамакның татартелле халкын саны 80 мең кеше тәшкил итә. Шул вакытта Стәрлетамакта бер дә татар театры, татар филармониясе, татар гәзите, татар ТВсе, татар радиосы юк. Татар балаларынның 75%ыннан артык аңлаешлы туган татар телен бер нинди формада да өйрәнмиләр. Стәрлетамакта татар укучыларның 100%-ы чит телдә укытыла.

2005 - Татарстан спонсорлары акчаларына Стәрлетамакның 4 - манаралы "Нур - әл - Иман" мәчетен торгызуы башлана

Я. - әфәнде Пеленски'ның Казан Ханлыгы картасы

Я. - әфәнде Пеленски'ның Идел - Болгар вә Казан Ханлыклары картасы

А. - әфәнде Рорлих'ның Казан Ханлыгы картасы

 

 

 

Sayt turında/Сайт турында/О сайте | Kontakt/Контакт | ©2006 Stәrle

Используются технологии uCoz